Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе яңадан исәпләнәчәген әйттеләр

2025 елның августында эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе яңадан исәпләнәчәк. Бу 2024 елда рәсми рәвештә эшләгән һәм эш бирүчеләр иминият взносларын түләгән кешеләргә кагыла, дип яза «Российская газета».
Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак. Бу очракта өстәмә акча моннан алдагы календарь ел өчен исәпләнгән пенсия баллары санына бәйле. Хезмәт хакының күпме булуына карамастан, эшләүче пенсионер өчтән артык шәхси пенсия коэффициенты җыя алмый. Агымдагы елның гыйнварыннан бер пенсия коэффициентының бәясе 145,69 сумга тигез.
«Акчага күчергәндә өч баллга өстәмә акча берничә йөз сум тәшкил итә. Шунысы мөһим, рәсми мәшгульлек факты һәм эш бирүченең иминият взносларын даими рәвештә түләве ел саен шундый өстәмә акча алырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте бу уңайдан РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов.
Яңадан исәпләнгән пенсия августтан килә башлый. Чынлыкта түләү датасы яшәү урынына бәйле - гадәттә бу айның 3сеннән 25енә кадәр була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз