Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында эш атнасын кыскартырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов (ЛДПР) эш атнасын бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим иткән закон проектын эшләгән. Документ нигезендә, төзәтмәләрне РФ Хезмәт кодексына кертергә мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС яза.
Закон биш көнлек эш атнасына кагыла. Ял көннәре алдыннан (җомга) хезмәт көнен 1 сәгатькә кыскартырга тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта эш вакытының билгеләнгән нормасы сакланачак, дип төгәлләштерелә закон проектында.
Нилов сүзләренчә, хезмәт мөнәсәбәтләре яклары хәзер дә эш вакытын җомга көнне кыскартырга хокуклы, әмма хәзерге вакытта мондый норманы «закон тарафыннан раслау кирәк».
Элегрәк Дәүләт Думасында Пасха һәм Троица бәйрәмнәрен ял көннәре итәргә тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз