news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында чит илдә ял итүче түрәләрне чиплаштырырга тәкъдим итәләр

Чит илдә ял итүне кулай күргән түрәләрне мәҗбүри «чиплаштырырга» кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзәев. Моның өчен ул Россия иярчен датчикларыннан файдаланырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый чараны чит илгә «шәхси эш буенча» чыгучыларга карата гына кулланырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Илкүләм иминлек күзлегеннән караганда, дәүләтнең дөнья курортларын яратучыларның кайда нәрсә белән шөгыльләнүен белергә тулы хакы бар. Россиянең заманча иярчен технологияләре кешенең кайда икәнлеген бик төгәл ачыкларга мөмкинлек бирә», - дип искәртте ул.

Депутат мониторинг үткәрергә һәм чит илгә ял итәргә барган, баручы һәм барырга җыенган түрәләрне ачыкларга чакырды. Аларны «үзләренең иминлеген кайгыртып» иярчен датчиклары белән җиһазландырырга тәкъдим ителә. Хәмзәев сүзләренчә, бу – кирәкле гамәл, чөнки «халыкара контрразведка, ачыклау, элемтә урнаштыру һәм яллауны да кертеп, оятсызларча эш итә». Аның инануынча, түрәләрне куркытырга һәм «үз иленә каршы билгеле бер җинаятьләргә» барырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

Искәртеп узабыз, Россиянең берничә төбәгендә махсус хәрби операция үткәрелгән чорда түрәләрнең чит илгә чыгуын тыйдылар. Россия гаммәви мәгълүмат чаралары язуынча, ул түрәләрнең чит ил курортларында ял итүенә бәйле низаглы хәлләрдән соң кертелде. Шул ук вакытта, Татарстанда түрәләргә чит илләргә чыгу тыелмавын һәм биредә эшлекле сәфәрләр хакында сүз баруын искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100