Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында бушлай җир биреп гаиләләрне ныгытырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында Россиядәге гаиләләргә ярдәм итүнең яңа формасын: кимендә 10 ел бергә яшәгән һәм балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирергә тәкъдим иттеләр. Әлеге инициативаны Леонид Слуцкий җитәкчелегендә депутатлар белдергән. Закон проектын карау өчен хөкүмәткә керткәннәр, дип хәбәр итә ТАСС.
Документ буенча, җир кишәрлеге база инфраструктурасы: инженерлык челтәрләренә тоташу мөмкинлеге һәм керү юллары белән биреләчәк. Гаиләнең бөтен әгъзалары – ир белән хатын да, балалар да тигез хокукларда җир биләүче булачак.
«Без моны гадәти генә ярдәм чарасы түгел, ә гаилә институтын ныгытуга өлеш кертү дип саныйбыз. Җир – балалар үсә һәм гаилә традициясе саклана торган йорт төзелеше өчен нигез була ала», – диелә закон проектының аңлатма язуында.
Леонид Слуцкий сүзләренчә, мондый ярдәм ир белән хатын арасын ныгытырга, хәтта аерылышулар санын да киметергә ярдәм итәргә мөмкин. «Бу төп кыйммәтләр: йорт төзү, бала үстерү, агач утырту – болар барысы да безнең инициативаның асылын тәшкил итә», – дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз