Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында бу яздан башлап армиягә 21 яшьтән чакыру перспективасын бәяләделәр
Бу язда ук хәрби хезмәткә чакыру яшен 18 яшьтән 21 гә арттыру мөмкинлеге бик түбән, чөнки моның өчен канун базасы әлегә әзер түгел. Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов шул хакта хәбәр итте. Ул хәрби хезмәткә чакырылу яшен үзгәртү планнарының киләсе язгы чакырылышка ничек тәэсир итәчәге турындагы сорауга шулай җавап бирде, дип белдерә РИА новости.
«Минем уйлавымча, бу ихтимал бик түбән, асылда нуль. Эш шунда ки, кемнедер чакырганчы, боларның барысын да закон нигезендә рәсмиләштерергә кирәк», - дип белдерә ул.
Искәртеп узабыз, РФ Саклану министры Сергей Шойгу элегрәк хәрби хезмәткә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде. Дәүләт Думасында бу инде быел ук эшләнергә мөмкин, дип белдерделәр.
Кремльдә Президент Владимир Путинның бу инициативаны хуплавын ассызыкладылар, әмма барлык детальләрне Саклану министрлыгында аныкларга өндәделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз