Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасында бер кешегә бирелә торган микрозаймнар санын чикләргә тәкъдим иттеләр
РФ Үзәк банкына микрозаймнар бирүгә чикләүләр (бер кешегә ике-өчтән дә артык түгел) кертергә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасындагы «Гадел Россия» фракциясе депутатлары шундый инициатива белән чыкты, аларны «Бердәм Россия» партиясендә дә хупладылар, дип яза «Известия» газетасы.
«Бүген микрофинанс займнарын алуы шактый җиңел – алар еш кына гражданинның түләргә сәләтлеме-юкмы икәнлегенә бик игътибар итеп тормыйча да бирелә. Бер клиент рәсмиләштерә ала торган мондый займнар саны да чикләнмәгән», - дип аңлатты инициативаның кирәклеген аның авторларыннан берсе – Дәүләт Думасы депутаты Александр Аксененко.
Билгеләп үтелгәнчә, бурычка алучыларның түләргә сәләтлеме-юкмы һәм бурычы бармы-юкмы икәнлеген тикшерә башларга мөмкиннәр. Бу закондагы мондый үзгәрешләр кешеләргә «үзләрен бурыч тозагына куып кертмәскә» мөмкинлек бирер дип көтелә.
«Тәкъдим ителгән чараларга дәүләт катнашында учреждениеләр нигезендә микрокредитлау системасын булдыруны да өстәргә мөмкин, анда процентлар түбәнрәк булачак», - дигән тәкъдимен җиткерде Дәүләт Думасындагы «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Александр Якубовский.
Элегрәк Федераль Җыенның түбән палатасында илдә микрофинанс оешмаларын тыярга тәкъдим иткәннәр иде. Әмма мондый оешмалар күләгәдәге секторга китү куркынычы булганга бу инициатива кабул ителмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз