news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында барлык күпбалалы гаиләләргә ташламалы автокредит бирергә чакырдылар

Барлык күпбалалы гаиләләргә Россиядә җитештерелгән машинаны сатып алуга ташламалы кредит бирергә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының гаилә һәм балалар эшләре комитеты җитәкчесе Нина Останина белдерде, дип яза РИА Новости.

«Безнең илдә күпбалалы гаиләләр саны 2 миллионнан артык икәнлеген исәпкә алсак, барлык күпбалалы гаиләләр өчен үзебездә җитештерелгән автомобиль сатып алуга ташламалы кредит бирү мөмкин дип саныйм», — дип язган парламентарий үзенең Telegram-каналында.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин депутатларның автомобиль сатып алу өчен ана капиталын куллану турындагы тәкъдимен хупламаган иде. Аның урынына ул Ерак Көнчыгышта күпбалалы гаиләләр өчен автомобиль сатып алуга ташламалар мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot