Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында баласы булмаганнарга салым кертергә тәкъдим иттеләр
Россиядә баласызлыкка салым кертергә кирәк. Бу фикерне Дәүләт думасы депутаты Андрей Гурулев әйтте.
«Бу тормышта ир кешедән нәрсә кала? Иртәгә үлеп киттең ди, нәрсә кала? Беренчесе – исемең, икенчесе – балаларың. Ә калганы беркемгә дә кызыклы түгел», – дигән депутат «Царьград.Главное» программасы эфирында.
Аның сүзләренчә, җыелган акчаны балалар йорты ихтыяҗларына җибәрергә була.
Шулай ук Гурулев чайлдфри идеологиясен тыю турында инициативаны да хуплаган.
СССРда 1941 елдан баласызлыкка салым гамәлдә була. Баласы булмаган гражданнар хезмәт хакыннан өстәмә 6 процентны дәүләткә биреп барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз