Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында балаларга түләүсез дарулар алу мөмкинлеге турында сөйләделәр
Өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, шулай ук алты яшькә кадәрге балаларның күп балалы ата-аналары ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасында катнашучы даруларны бушлай алырга мөмкин, моның өчен педиатрдан рецепт алырга кирәк. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Тамара Фролова сөйләде.
«Түләүсез дару препаратлары алу хокукына күп балалы гаиләләрдә яшәүче 6 яшькә кадәрге балалар ия, моннан тыш, шундый ук хокукка өч яшькә кадәрге барлык балалар да ия. Түләүсез медикаментлар һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрне баланың ата-анасы дарулар белән ташламалы тәэмин итү программасында катнашучы теләсә кайсы даруханәдә ала ала. Бу мөмкинлектән файдалану өчен үз педиатрыңа мөрәҗәгать итү һәм рецепт алу җитә», - диде Фролова.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, бу очракта табиб рецепты буенча бушлай бирелә торган дару препаратлары исемлеге ел саен РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана торган яшәү өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлеге кысаларында формалаштырыла. Фролова сүзләренчә, аңа антибиотиклар, авыртуны баса торган, температураны төшерә торган һәм башка препаратлар керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз