news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында армиядә хезмәт итү вакытын арттырырга тәкъдим иттеләр

Армиядә хәрби хезмәтнең ике елга кадәр артуы хәрбиләрне сыйфатлы итеп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет. Моны РИА Новости яза.

«Хәзерге формат солдатны сыйфатлы итеп әзерләүне күздә тотмый. Бер ел эчендә укыту һәм әзерләү бик авыр һәм проблемалы. Ә менә ике ел – оптималь вариант. Бу бик вакытлы булган һәм кирәкле чара, аны безнең армиянең хәрби әзерлеген арттыру өчен кертергә кирәк», – диде Шеремет.

Ул шулай ук хәрби хезмәт вакытын арттыру мәсьәләсе Дәүләт Думасы депутатлары каравына чыгарылырга мөмкин булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100