Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасында ана капиталының калган акчалары суммасын арттырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында ана капиталының калган акчалары суммасын 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арттыру турындагы закон проектын әзерләделәр, дип хәбәр итте проект авторы, Дәүләт Думасы социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР). Бу хакта РИА Новости яза.
«Бүгенге көндә Россиядә счетларында ана капиталының кулланылмый калган өлеше булган гаиләләр шактый. Алар бу акчаларны нәрсә гә дә булса сарыф итә алмый. Шуңа күрә без инде кабул ителгән карарда гына тукталып калмаска һәм әлеге акчаларны куллану чикләрен 20 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәбез. Бу бик мөһим чара, дип саныйбыз. Бигрәк тә хәзер, бәяләр арткан һәм төп ставка күтәрелгән шартларда. Бу чара балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Нилов журналистларга.
Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, хәзерге вакытта балалы гаиләләр ана капиталының калган өлешен бер тапкыр бирелә торган түләү буларак 10 мең сумнан да зуррак сумма итеп ала алмый.
«Күпчелек товарлар һәм хезмәтләргә, шул исәптән ялга, мәктәп формасы һәм мәктәп кирәк-яракларына бәяләр кинәт артуны исәпкә алып (хәзерге вакытта бер баланы мәктәпкә әзерләүгә чыгымнар уртача 15 мең сумны тәшкил итә), балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан ана капиталының бер тапкыр бирелә торган түләү буларак алып була торган калган өлешен арттырырга кирәк, дип саныйбыз», - дип билгеләп үтелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз