news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында ана капиталын яңа схема буенча түләргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында ана капиталын яңа схема буенча түләргә тәкъдим иттеләр: аның күләмен һәр бала туган саен алдагы суммадан 25 процентка арттырырга. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина чыгыш ясады.

Аның фикеренчә, мондый система Россиядә демография вазгыятен яхшыртачак. Әгәр инициатива хупланса, төзәтмәләрне «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» Федераль законның 6 маддәсенә кертергә мөмкин.

Искәртик, 2026 елның 1 гыйнварыннан беренче бала өчен ана капиталы 690,3 мең сум, икенчесенә 862,7 мең сум һәм өченчесенә 1 млн сум тәшкил итәчәк, дип яза «Радио 1».

Туучылар санын арттыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot