Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен кулланырга тәкъдим иттеләр
Ана капиталын Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен кулланырга тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова шундый инициатива белән чыгыш ясады, дип яза «Известия» газетасы.
«Ана капиталын торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә куллануны сорый. Дәүләт Думасының мәгърифәт комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратованың мөрәҗәгате «Известия» карамагында бар», - дип хәбәр итә газета.
Депутат фикеренчә, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту ялгыз ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә һәм пенсионерларга аеруча нык тәэсир итәчәк. «Коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең даими үсү аркасында күп кенә гаиләләр аларны түли алмый, бурычлар җыела. Булган мәгълүматларга караганда, кайбер гаиләләр ТКХ өчен елына якынча 100 мең сумга акча тота», - ди депутат.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз