Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында ана капиталы күләмен арттыру турында проект әзерләнде
Дәүләт Думасының өч фракциясе вәкилләре икенче һәм өченче балага ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттыру турында закон проектын әзерлиләр, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты рәисе һәм либерал-демократлар фракциясе әгъзасы Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости яза.
Инициатива фракцияара, аңа ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия - хакыйкать өчен» депутатлары кул куйган, дип хәбәр итте Нилов.
«Закон проекты белән «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Федераль законның 6 статьясындагы 1 өлешенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. 2025 елның 1 февраленнән ана гаилә капиталы күләме беренче балага 756,7 мең сум һәм икенче балага – 1 млн, шулай ук өченче балага да 1 миллион сум тәшкил итәчәк, әгәр элек дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чараларына хокук барлыкка килмәгән булса», – диелә текстта.
2024 елның 1 февраленнән Россия Федерациясендә ана капиталы 7,5 процентка индексацияләнде. Түләү күләме: беренче балага 631 мең сум, икенче балага 834 мең сум яки, әгәр элек гаилә беренче балага түләү алган булса, 203 мең сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз