news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга хәрби җыеннар үткәрү турындагы хәбәрне шәрехләделәр

Хәрби хезмәттә булмаган 30 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен хәрби җыеннар уздыру турындагы мәгълүмат чынбарлык белән бәйле түгел, дип белдерде Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов. Аның сүзләрен РБК яза.

Мондый перспектива турында Дәүләт Думасының Саклану комитеты әгъзасы Виктор Соболев белдергән иде. Аның фикеренчә, чакырылыш яше арткач, 30 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр хәрби-исәп белгечлеге алу өчен хәрби җыеннарга җибәреләчәк.

«Бу Виктор Иванович Соболевның хыяллары, алар берничек тә чынбарлык белән бәйле түгел», – диде Картаполов.

Искәртеп узабыз, Россиянең саклану министры Сергей Шойгу элегрәк хәрби хезмәткә чакырылыш яшен этаплап арттырырга тәкъдим итте, Президент Владимир Путин бу тәкъдимне хуплады. Дәүләт Думасында Россиядә хәрби хезмәткә чакырылу яше быел ук 30 яшькә кадәр артырга мөмкин булуын белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100