news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында 2026 елда пенсия күләме турында сөйләделәр

Дәүләт Думасында 2026 елда пенсия күләме турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 27 мең сумнан күбрәк булачак, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина.

«Россия Федерациясендә картлык буенча исәпләнгән иминият пенсиясенең уртача күләме 2025 елның 1 июленә эшләмәүче пенсионерлар өчен 25 826,03 сум тәшкил иткән. Димәк, 7,6 процент индексациядән соң аның күләме 27 788,8 сумга кадәр артачак», - дип билгеләде ул.

Сәясәтче искә төшергәнчә, индексация 1 гыйнварда булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot