news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында 2025 елда вакытыннан алда пенсиягә чыгучылар турында сөйләделәр

Дәүләт Думасында 2025 елда вакытыннан алда пенсиягә чыгучылар турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2025 елда шәхси пенсия коэффициентының ким дигәндә 30 балл җыелган Россия гражданнары вакытыннан алда пенсиягә китә ала. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин сөйләде. NEWS.ru порталы шул хакта хәбәр итә.

Парламентарий сүзләренчә, сүз аеруча авыр яки куркыныч шартларда хезмәт куйган, шулай ук инвалидлык алган кешеләр турында бара.

Дәүләт хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Беренче очракта 15 еллык стаж, икенчесендә армиядә яки көч структураларында 20 еллык хезмәт стажы, яки 45 яшькә җитү, яки 25 еллык гомуми стаж, аның 12,5 елы хәрби хезмәттә узган булырга тиеш.

42 ел стажы булган ир-атлар 63 яшендә, ә 37 еллык стажы булган хатын-кызлар 58 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы, дип ачыклык кертте депутат.

Медицина хезмәткәрләре, педагоглар, иҗади һөнәр ияләре, 8 яшьтән кечерәк инвалид баланы караучылар, 15 ел стажы булган күп балалы аналар һәм Ерак Төньякта эшләгән һәм кайбер шартларны үтәүчеләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100