news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләмен атадылар

Дәүләт Думасында 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләмен атадылар
Фото: © «Татар-информ»

2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 мең сумнан бераз артык булачак. РФ Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24059,12 сум тәшкил итәчәк», - дип искәртте парламентарий.

Элегрәк Россия финанс министры Антон Силуанов та шундый мәгълүматлар китергән һәм «Татар-информ» агентлыгы шул хакта хәбәр иткән иде.

2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның да, эшләмәүчеләренең дә иминият пенсиясе 7,3 процентка индексацияләнә. Февральдә аны өстәмә рәвештә 2024 елның чынлыктагы инфляциясе дәрәҗәсенә кадәр арттырырга ниятлиләр. Бу Росстат бер ел өчен фактик инфляциягә бәя биргәннән соң булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot