news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында 2024 елда пенсияләрне индексацияләү тәртибен аңлаттылар

2024 елның 1 гыйнварыннан россиялеләрнең пособие, ана капиталы һ.б. түләүләрен индексацияләячәкләр. Бу пенсияләргә дә кагылачак. Дәүләт Думасы депутаты («Бердәм Россия» фракциясе), Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин «Российская газета»га Яңа елдан пенсионерларның тормышы финанс җәһәтеннән ничек үзгәрәчәге һәм өстәмәләрнең кемнәргә кагылачагы хакында сөйләде.

2024 елда пенсиянең картлык һәм инвалидлык буенча иминият өлешен 7,5 процентка индексациялиләр. Кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләме 8 134,9 сумга кадәр арта. Хәзерге вакытта, гамәлдәге нормалар нигезендә, 2023 елда мондый түләүнең күләме 7 567,3 сум тәшкил итә.

Эшләүче пенсионерлар өчен пенсиянең фиксацияләнгән өлешен индексацияләү каралмаган. «Әмма ел саен 1 августта аларның Россия Социаль фондындагы счетына өстәмә пенсия баллары исәпләнә, алар пенсияне яңадан исәпләүгә йогынты ясый, - дип ачыклык кертте Чаплин. – 2024 елда бер пенсия коэффициенты 133 сум торачак».

1 апрельдән социаль пенсия 7,5 процентка арта, дип искәртте депутат. «Ә 1 октябрьдән хәрби пенсия 4,5 процентка артыр дип көтелә. Инфляция үсү һәм икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә пенсияләрне алга таба арттыру турында карар кабул ителәчәк», - дип өстәде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100