news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында 13нче пенсия түләү идеясенә каршы чыктылар

Дәүләт Думасында 13нче пенсия түләү идеясенә каршы чыктылар
Фото: © «Татар-информ»

Туган көн уңаеннан 13нче пенсия түләү гамәлгә ашырып булырлык әйбер түгел, дип белдерде Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Быел да, киләсе елда да мондый закон проекты булмас дип уйлыйм, чөнки иминият пенсиясенең табигате башка төрле», - диде ул.

Бессараб билгеләп үткәнчә, иминият пенсиясе төгәл схеманы исәпкә алып бүленә һәм дәүләтнең пенсияләрдән тыш гражданнарга ярдәм күрсәтүдә башка йөкләмәләре дә бар, шуңа күрә 13нче пенсия өчен акча бүлү дисбаланс китереп чыгарырга мөмкин.

Кичә Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышовның (ЛДПР) 2025 елда пенсионерларның барлык категорияләренә дә туган көн уңаеннан ел саен 13нче пенсия түләү турында закон проектын Дума каравына тапшырырга ниятләве хакында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100