news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында 1 марттан нинди түләүләр артачагын хәбәр иттеләр

Россиядә 1 марттан предприятие ябылу сәбәпле эштән азат ителгән хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие артачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин хәбәр итте.

«Элеккеге 920 сум урынына пособие хәзер төбәктәге яшәү минимумына тигез булачак», - диде Чаплин RT белән әңгәмәдә.

Парламентарий фикеренчә, мондый чара булачак әниләргә авыр тормыш хәлендә үзләрен якланган итеп хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot