Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ятим балаларга икенче тапкыр бушлай яңа һөнәри белем алу мөмкинлеге булдырылачак
Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына ятим балалар өчен түләүсез кабат һөнәри белем алу мөмкинлеге бирә торган закон проектын кертте Бу документ Дума электрон базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Закон проектында үзгәрешләр бу балаларга һәм алар арасыннан эшче һөнәре буенча белем алганнарга, җитештерү ихтыяҗларын, һөнәри эшчәнлек төрен исәпкә алып, эшче һөнәрен яисә хезмәткәр вазифасын үзләштерү максатларында түләүсез кабат һөнәри белем алу мөмкинлеген бирү каралган», диелгән проектка аңлатмада.
Аңлатма авторлары сүзләренчә, мондый категориягә ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, физик мөмкинлекләре чикле ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар керә.
Шулай ук бу категориягә керүчеләргә «уку әдәбияты һәм язу кирәк-яраклары, шулай ук кабат белем алуның бөтен чоры дәвамында айлык пособие» билгеләү тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз