news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яңа истәлекле көн - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне барлыкка килде

Россиядә яңа истәлекле көн - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләргә тәкъдим иттеләр. Бу закон кабул ителгән очракта, ул 1 июльдә билгеләп үтеләчәк. Әлеге закон проектын Дәүләт Думасына «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе депутатлары кертте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аңлатма язуында авторлар Россия һәм башка дәүләтләр территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда илнең мәнфәгатьләрен яклауда катнашкан Россия гражданнарының казанышлары турында искәртте. Алар хәрбиләрне 1 июльдә хөрмәтләргә тәкъдим итә - бу көнне, депутатлар мәгълүматларына караганда, хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне инде рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтелә.

Россиянең кайбер төбәкләрендә сугышчы-интернационалистлар мемориалларына чәчәкләр салу, төрле буын ветераннарын искә алу акцияләре һәм очрашулар кебек тантаналы чаралар уздыру традициясе барлыкка килде, дип билгеләп үттеләр инициаторлар.

Закон проекты авторлары мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусына ике миллионнан артык кеше ия. Рәсми бәйрәмне билгеләү аларның казанышларын тануга һәм батырлыкларына хөрмәт күрсәтүгә хезмәт итәчәк, дип саный «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе депутатлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot