news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына вейпларны тулысынча сатуны тыю турында закон проекты кертелгән

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме Федераль Җыенның түбән палатасына Россиядә вейплар һәм никотинлы сыекчалар әйләнешен тулысынча тыя торган төзәтмәләр пакетын кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әгәр бу яңалык кабул ителсә, никотинлы сыекчаларны, никотинны һәм аның кушылмаларын, никотин эремәләрен һәм аларны куллану өчен җайланмаларны гына түгел, ә вейпларда кулланыла торган никотинсыз сыекчаларны сату (күпләп һәм ваклап) да тыелачак.

Төзәтмәләрне Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков («Новые люди»), Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова («Справедливая Россия»), Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ), шулай ук гади парламентарийлар Дмитрий Свищев (ЛДПР) һәм Дмитрий Гусев («СР») әзерләгән.

Депутат Гусевның матбугат хезмәтендә төзәтмәләрне «Тәмәке эшләнмәләре, тәмәке продукциясе, никотинлы продукция һәм аларны җитештерү өчен чимал җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү турында»гы За­кон­га һәм «Россия Федерациясе субъектларында халык хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законның 44 статьясына кертергә планлаштырылуын ачыклап үттеләр.

Элегрәк, ноябрь башында, РФ Президенты Владимир Путин җәмәгать эшлеклесе Екатерина Лещинскаяның вейпларны сатуны тулысынча тыю тәкъдимен хуплаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot