Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасына укытучыларның хезмәт хакына кагылышлы закон проекты тапшырылды

Дәүләт Думасының хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов (ЛДПР) фракциянең башка депутатлары белән белән бергә Думага закон проекты тапшырды. Әлеге закон проекты нигезендә, тулы ставкага эшләүче укытучыларның эш хакын алар белем бирә торган субъекттагы хезмәткә түләүнең ике ярым минималь күләменнән дә азрак булмаган дәрәҗәдә билгеләргә тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Ниловның телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге закон кабул ителү белән укытучыларның хезмәт хакы киметелмәскә, ә хезмәткә түләү шартлары начараймаска тиеш.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә укытучыларның хезмәт хакы зур түгел. Шуның аркасында, гәрчә педагоглар балаларның киләчәге өчен җавап бирсә һәм авыр хезмәтләренең әҗерен күрүгә мохтаҗ булсалар да, укытучы һөнәренең мотивациясе һәм абруе югала.
«Хезмәткә түләүне финанслау төбәк буенча уртача хезмәт хакына туры килгән дәрәҗәдән дә түбәнрәк булмаска тиеш дигән таләп һәр педагогның, тулы ставкага эшләсә дә, әлеге хезмәт хакын алуын гарантияләми. Кайбер очракларда педагогларның хезмәт хакы, аеруча авыл җирендә, төбәк буенча уртача эш хакы дәрәҗәсенә дә җитми, ә кайчагында хезмәткә түләүнең минималь күләменә дә көчкә-көчкә җитә», - диелә аңлатма язуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз