news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирүчеләр саны 10,09 процент тәшкил итә

Мәскәү вакыты белән 13.25 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар саны 10 проценттан артып киткән. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан билгеле булды.

  • Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

  • Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot