Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстанда 42 вакытлыча участок эшләячәк
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 128 нче утырышында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирү өчен 42 вакытлы сайлау участогы булдыру турында карар кабул ителде. Участокларны гражданнар вакытлыча була торган урыннарда: медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә һәм «Казан» халыкара аэропортында оештыралар.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, вакытлы участоклар булдыру һәр сайлаучыга, тормыш шартларын исәпкә алып, сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә.
«Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау законнары таләпләренә тулысынча туры китереп, сайлаучылар вакытлыча була торган урыннарда уңайлы тавыш бирү өчен барлык кирәкле шартларны тудыра», - диде Кондратьев.
Аның сүзләренә караганда, вакытлы сайлау участоклары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз