news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучыларның активлыгы 30,21 процентка җитте

Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучыларның активлыгы 30,21 процентка җитте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда сайлаучыларның килүе Мәскәү вакыты белән 09:35 сәгатьтә 30,21 процент тәшкил иткән. Россия Үзәк сайлау комиссиясе шундый мәгълүматлар китерә, дип хәбәр итә ТАСС.

  • Кичә Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

    Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән. Дәүләт Думасына сайлауда 10 партия катнаша. 225 бер мандатлы округта 1,6 меңгә якын кандидат теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot