news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» эшкә шактый гына үзгәрешләр кертәчәк

«Бердәм Россия» партиясе 2026 елда Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан төбәкләрдә үз эшен үзгәртергә ниятли, дип яза «Ведомости» газетасы. Кампаниягә әзерлек кысаларында партия җитәкчелеге ресурсларны һәм институтларны берләштерергә җыена. Төбәк башкарма комитетлары өчен семинарда шул хакта сөйләячәкләр, ул 19 мартта башлана. Анда катнашучыларга бер елга төп юнәлешләр һәм нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре, шулай ук эштәге яңалыклар тәкъдим ителер дип көтелә.

Генераль совет секретаре Владимир Якушев партия вәкилләрен яңалыклар белән таныштырды. «Бердәм Россия» Яшь гвардиясе» һәм тарафдарларны активрак җәлеп итәргә тиешле Иҗтимагый ярдәм штаблары эшен үзгәртеп кору төп үзгәрешләрнең берсе булачак. 2024 елдагы Президент сайлауларына ачылган Иҗтимагый ярдәм штаблары, гражданнар белән аралашу функциясен саклап, партиянең төбәк бүлекләренә интеграцияләнә.

Шулай ук тарафдарларны мобилизацияләү турында да фикер алышачаклар. 2024 елда узган сайлау нәтиҗәләре буенча 31,2 миллион партия тарафдары тавыш бирүдә катнашкан, бу Владимир Путин өчен бирелгән тавышларның 40 процентын тәшкил итә. Партия вәкилләре бу резервны Дәүләт Думасына узачак сайлауларда нәтиҗәләрне раслау өчен кулланырга ниятли. Политтехнолог Олег Захаров билгеләп үткәнчә, партия мобилизацион технологияләргә басым ясый, бу барлык ресурсларны бер йодрыкка тупларга мөмкинлек бирә.

Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды президенты Константин Костин үзгәртеп коруларны сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия»нең барлык институтлары синергиясенә һәм партия инфраструктурасының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән логик адым дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100