news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына җомга көннәрендә эш көнен кыскарту турында закон проекты кертеләчәк

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентарий Ярослав Нилов җитәкчелегендә җомга көннәрендә эш көне озынлыгын бер сәгатькә кыскартуны тәкъдим иткән закон проектын кертәчәк.

«Бүген, сораштырулар мәгълүматларына караганда, Россия компанияләренең якынча өчтән берендә генә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылган. Шул ук вакытта җомга көннәрендә кыскартылган эш көне - хезмәткәрләрне мотивацияләү, хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттыру инструментларының берсе», – дип язган Нилов үзенең телеграм-каналында, әлеге норманы кабул итүнең актуальлеген һәм кирәклеген аңлатып.

Хәзерге вакытта кайбер эш бирүчеләр җомга көннәрендә эш көнен үз теләкләре белән кыскарта. Әмма, закон нигезендә, эш көне озынлыгы бәйрәм ял көннәре алдыннан гына бер сәгатькә кыскара.

news_right_1
news_right_2
news_bot