Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасына күп фатирлы йортларда гыйбадәт кылуны тыю турында закон проекты керттеләр
«Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары төркеме Дәүләт Думасына күп фатирлы йортларның торак булмаган биналарында гыйбадәт кылуны чикләу турында закон проекты тәкъдим итте. Проект Дума электрон мәгълүмат базасында урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС.
«Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителә. Әлеге төзәтмәләр торак булмаган биналарда гавами гыйбадәт кылу һәм дини тантаналар үткәрүне тыя. Моннан тыш, инициативаларда торак биналарда даими рәвештә гыйбадәт кылу үткәрүне тыярга кирәклеге турында да әйтелә.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, күп фатирлы йортларда уздырыла торган дини йолалар яшәүчеләр өчен уңайсызлык тудыра, шул рәвешле биналар хуҗалары «канәгатьсезлек һәм борчылу» белдерергә мөмкин. «Күп санлы таныш булмаган кешеләр, шул исәптән легаль булмаган мигрантлар җыелу көнкүреш низаглар килеп чыгуга китерә ала, шулай ук янгын һәм җәмәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза», – дип ассызыклана документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз