Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасына хәрбиләрнең дәрәҗәсен төшергән өчен җәза бирү турында закон тапшырылды
Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе сугыш хәрәкәтендә катнашучыларның, шул исәптән иреклеләрнең дәрәҗәсен төшергән өчен җаваплылыкка җәлеп итүдә өстәмә нигезләр кертүне күздә тоткан төзәтмәләр әзерләгән. Комитет рәисе, «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Василий Пискарев шулай дип белдерде. Бу хакта РБК хәбәр итә.
«Сугыш хәрәкәтендә катнашучыларның, шул исәптән Россия Кораллы көчләренә үзләре алдына куелган бурычларны үтәүдә ярдәм күрсәтүче иреклеләр оешмаларының (берләшмәләренең) дәрәҗәсен төшергән, шулай ук халык алдында алар турында ялган мәгълүматлар тараткан өчен җаваплылык билгеләүдә өстәмә нигезләр кертелә», - дип искәртте парламентарий.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсенә, шулай ук РФ Җинаять кодексының 207.3 һәм 280.3 маддәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Депутат сүзләренчә, төзәтмәләр Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин тәкъдиме белән кертелгән. Элегрәк аңа шундый үтенеч белән «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин мөрәҗәгать иткән булган.
Пригожин үз хатында билгеләп үткәнчә, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында иреклеләр, элегрәк хөкемгә тартылган кешеләр дә шактый. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм Telegram-каналлар иреклеләр турында «тискәре мәгълүмат эзли» һәм аны бастырып чыгара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз