Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасына дропперларга җинаять җаваплылыгы билгеләү турында проект керттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына дропперларга 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү срогы белән җинаять җаваплылыгын билгели торган закон проектын кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дроппер эшчәнлеге дип сөйләм телендә җинаять юлы белән алынган акчаларны тере акчага әйләндерү яки күчерү схемасында катнашу процессын атыйлар. Мондый схемаларда катнашучы кеше («дроппер») акчалата түләү өчен үзенең банк реквизитларын, карталарын, электрон янчыкларын биреп тора яки счетлардан акчалар чыгарырга ярдәм итә.
Закон проекты нигезендә, мошенниклык өчен өченче затларга түләү мәгълүматларын тапшырган өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 300 мең сумга кадәр штраф янаячак. Чит кеше кушканга законсыз операцияләр үткәргән өчен шундый ук җәза билгеләнәчәк. Банкта теркәлмичә түләү чарасын законсыз сатып алган яки тапшырган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 500 мең сумга кадәр штраф каралган булачак.
Банк клиенты булмаган зат электрон түләү чарасын кулланып законсыз операцияләр башкарган өчен 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 1 миллион сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз