Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасына буллинг өчен 500 мең сумга кадәр штраф салу турында закон проекты кертелә
Дәүләт Думасы депутатлары парламентка буллинг һәм кибербуллинг өчен зур күләмле административ штрафлар кертүне күздә тоткан закон проектын кертәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Проект Административ хокук бозулар кодексын гражданнарның намусын һәм дәрәҗәсен системалы рәвештә кимсетү, эзәрлекләү өчен җаваплылык билгеләгән яңа маддә белән тулыландырырга тәкъдим итә. Авторлар эзәрлекләү дип әдәпкә туры килми торган яки җәмгыятьтә әхлак нормаларына каршы килгән һәм кабатланып торган гамәлләрне атый.
Штрафлар күләмен түбәндәге дәрәҗәдә билгеләү тәкъдим ителә:
- гражданнар өчен – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затлар өчен – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр;
- юридик затлар өчен – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр.
Закон проекты авторлары әйтүенчә, әлеге нормалар эзәрлекләүне иртә этапларда ук туктатырга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз