Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасына балалар пособиесе алу яшен арттыру турында проект кертелде
Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены Дәүләт Думасына баланың тууы һәм тәрбияләнүе белән бәйле рәвештә айлык пособие алу мөмкинлеген 18 яшькә кадәр озайтуны тәкъдим итүче закон проектын кертте, ул Думаның электрон базасында бар, дип яза РИА Новости.
«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» 19.05.1995 № 81-ФЗ Федераль законы белән баланың тууы һәм тәрбиясе белән бәйле айлык пособие билгеләнгән. Ул социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган затларга бирелә... пособие алу мөмкинлеген унсигез яшькә кадәр озайтырга тәкъдим ителә, дип закон проектына аңлатма язуында әйтелә.
Балалары булган һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү – баланың өстәмә белем алуына, сыйфатлы медицина хезмәтләре күрсәтүгә, сыйфатлы азык-төлек, дарулар, кием-салым һәм аяк киеме алуга акча юнәлдерергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтә закон проекты авторлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз