news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына 20 ел никахта булучыларга өстәмә түләүләр турында закон проекты кертелде

Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе сенаторлары һәм депутатлары төркеме 20 һәм аннан да күбрәк ел рәсми никахта булган кешеләргә өстәмә түләүләр билгеләүче закон проектын кертте. Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган, Министрлар Кабинеты проектны хупламаган.Бу хакта ТАСС яза.

Закон проекты 20 ел рәсми никахта яшәүчеләрнең "бергә яшәү юбилеена бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата түләү алу хокукына ия булуларын" билгеләргә тәкъдим итә. Никахта 25 ел булучыларга 25 мең сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә, 30 еллык юбилее уңаеннан 30 мең сум һәм шулай бергә яшәүнең 70 еллыгына кадәр дәвам итә. Шулай ук мондый түләү күләме елына бер тапкыр индексацияләнергә тиеш, индексация коэффициентын РФ Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Документ нигезендә, мондый түләүләрне илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары гына ала алачак. Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100