Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы хатын-кыз хәрбиләр өчен чик яшьне 50 яшькә кадәр арттыруны хуплады
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы бүген, 17 ноябрьдә, беренче укылышта хатын-кыз хәрби хезмәткәрләрнең хәрби хезмәттә булуның чик яшен 45 яшьтән 50 яшькә кадәр арттыру турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
8108-9 номерлы закон проекты «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның 49 һәм 53 статьяларына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Болардан тыш, документ хатын-кыз офицерлар өчен запаста булуның чик яшен 50 яшьтән 55 яшькә кадәр, ә башка званиеләре булган хатын-кызлар өчен – 45 яшьтән 50 яшькә кадәр арттыруны күздә тота.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз