news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби комиссариатка яшәү урынын алыштыру турында хәбәр итмәгән өчен 20 мең сум штраф яный

Дәүләт Думасы хәрби комиссариатка күченү турында хәбәр итмәү өчен җаваплылыкны көчәйтә торган закон кабул итте. Хәзер, әгәр кеше яшәү урынын алыштырып, бу хакта хәбәр итмәсә, аңа 20 мең сумга кадәр штраф яный.

Элек штраф 1 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил иткән һәм өч айдан артык вакытка күченгән очракта гына кулланылган.

Төзәтмәләр буенча, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф «хәрби комиссариатка яки беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыручы органга теркәлү белән расланмаган яңа тору урынына күчү турындагы белешмәләрне, яки теркәлү белән расланмаган яңа тору урынына күчү очрагында федераль закон тарафыннан билгеләнгән вакытта хәрби комиссариатка килмәү» өчен билгеләнергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot