news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы вице-спикеры Чернышов пенсионерларга 13нче пенсия түләргә тәкъдим итә

Дәүләт Думасына ел ахырына кадәр пенсионерларга ел саен 13нче пенсия түләү турында закон проекты тәкъдим ителәчәк. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов хәбәр итте. «Российская газета» шул хакта яза.

Ул билгеләп үткәнчә, Чернышев әзерләгән документ үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә - ихтыяҗ күбрәк була бара.

Чернышов сүзләренчә, ул беренче тапкырдан ук хупланмаган закон проектын эшләп бетерергә, экспертлар һәм хезмәттәшләренең кисәтүләрен исәпкә алырга һәм аны ел ахырына кадәр кабат кертергә планлаштыра.

Октябрьдән хәрби пенсионерларның пенсияләре артуы турында хәбәр ителгән иде. Хәрби пенсионерларның уртача айлык пенсияләре өстәмәләрне дә исәпкә алып, якынча 41,5 мең сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский.

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр иткәнчә, киләсе елда эшләвен дәвам иткән өлкән яшьтәге гражданнарның пенсиясе берничә тапкыр күтәрелә. Шулай ук туендыручысын югалту, инвалидлык һәм картлык буенча пенсия алучы (эшләмәүчеләр) кешеләрнең пенсиясе дә арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100