РФ Дәүләт Думасы Россия төбәкләренә хайваннарны тоту нормаларын кертү һәм үзләрен генә чыгарып йөртүне тыю хокукын бирә торган законны өченче укылышта кабул итте.
Документ субъект хакимиятләренә йортсыз хайваннарны приютлардан чыгаруны һәм аларны яңа хуҗаларына тапшырганчы урамда калдыруны тыю хокукын бирәчәк. Шулай ук төбәкләр хайваннарны балалар, белем бирү һәм медицина учреждениеләре, югары куркыныч булган объектлар булган җирләргә чыгаруны тыя алачак.
Закон проектына төзәтмәләр йорт хайваннарын тотканда һәм урамда йөрткәндә гражданнарның җаваплылыгын арттырачак, дип саный депутатлар. Шул исәптән, хакимиятләр йорт хайваннарының үзләрен генә чыгарып йөртүгә чикләүләр һәм аларны карап тотуга өстәмә таләпләр куя ала. Бу йортсыз хайваннар популяциясен тулыландыруга юл куймас дип көтелә.