Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы: Россиялеләрнең 40 процентка якыны ялгыз кала
Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан азрагы билгесез сәбәпләр аркасында үз ярын таба алмый. Бу хакта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина хәбәр итте.
«Без статистика китерәбез: Россиядәге йорт хуҗалыкларының 40 проценты – ялгыз кешеләр. Гаилә кормаганнар. Без моның нәрсә белән бәйле булуын аңлата алмыйбыз», - дип китерә парламентарий сүзләрен News.ru.
Күпчелек очракта бу ниндидер сәбәпләр аркасында гаилә корырга өлгермәгән 30 яшьтән өлкәнрәк яшь кешеләргә кагыла, дип өстәде депутат.
Депутат сүзләренчә, бу проблема «бик җитди һәм хәзерге вакытта аның масштаблары арта».
Элегрәк Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец бизнесны балалы хезмәткәрләр өчен ташламалар кертергә чакырды. Шулай ук «Россия ветераннары» хәрәкәте туучылар санын арттыру өчен хатын-кызларга читтән торып эшләү мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз