news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы: Россия YouTube видеохостингының үз тиңдәшләрен үстерергә тиеш

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) белдергәнчә, Россия YouTube видеохостингының үз тиңдәшләрен үстерергә тиеш. Өстәвенә, россиялеләрнең әлеге видеохостингның лаеклы альтернативасы булуы зарур. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Чернышов билгеләп үткәнчә, YouTube һәрвакытта да видео карау өчен бик популяр сервис булды, шуңа күрә, агымдагы вазгыятьне исәпкә алып, илебез шундый үз платформаларын оператив рәвештә үстерергә тиеш.

Идеалда барлык социаль челтәрләрнең дә ачык булуы һәм чикләүләрсез эшләве зарур, дип сүзен дәвам итте спикер. Әмма әгәр кайберәүләр кагыйдәләр буенча эш итәргә теләми икән, кулланучылар башка сервиска күчәргә тиеш.

Чернышов шулай ук YouTube видеохостингын «томаларга» чакыруы турындагы имеш-мимешләрне кире какты (элегрәк кайбер Telegram-каналлар шул хакта хәбәр иткән иде). Спикер ачыклык керткәнчә, ул бары тик әлеге хостинг тарафыннан Россия законнарының аңлы һәм принципиаль рәвештә бозылуы хакында гына әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100