news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев Казанга килде

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев Казанга килде
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев эш визиты белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия парламентының түбән палатасы вице-спикерын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Гордеевның Казанга килүенең төп максаты – иртәгә булачак Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең Бөтенроссия XXXVII съезды эшендә катнашу. Съезд илнең 67 төбәгеннән 600 делегат һәм катнашучыны җыячак, алар арасында – фермер хуҗалыклары башлыклары, кооператив берләшмәләр җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре. Игътибар үзәгендә – фермерлыкны һәм кооперацияне алга таба үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм авылларны саклап калу буенча стратегик бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре.

Моннан тыш, Алексей Гордеев «Казан» агросәнәгать паркында һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булырга, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм мәдәни потенциалы белән танышырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot