news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы пенсияләрнең тупланма өлешен туңдыру турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта пенсияләрнең тупланма өлешен 2025 елга кадәр туңдыруны озайта торган закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Закон проекты 2025 елда 2014-2024 еллардагы кебек мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәрен исәпкә алу алымын билгели», - диелә документка аңлатма язуында.

Финанс-икътисади нигезләүдә закон проектын гамәлгә ашыру федераль бюджеттан Россия пенсия фонды бюджетына трансфертның 925,9 миллиард сумга кимүенә китерәчәк, диелгән.

Тупланма пенсия 2014 елдан бирле туңдырылган. Димәк, хезмәт хакының 6 проценты күләмендәге акча иминият өлешенә җибәрелә, ягъни хәзерге пенсионерларга түләүгә китә. Элегрәк гражданнар акчаларны тупланмаларны формалаштыруга яки иминият өлешенә тапшырырга, шул рәвешле пенсия күләмен исәпләү өчен балларны арттыру мөмкинлегенә ия булып, мөстәкыйль хәл итә алган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100