news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы ОСАГО полисы булмаган килеш кабат машина йөрткән өчен штрафны арттырды

Дәүләт Думасы депутатлары ОСАГО полисы булмаган килеш кабат транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 5 мең сумга кадәр штраф кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Документ белән Административ хокук бозулар кодексының 12.37 маддәсен тулыландырырга тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта әлеге маддәнең икенче өлеше иминиятләштерү булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылык билгели. Мондый хокук бозу өчен 800 сум күләмендә штраф яный.

Кабул ителгән закон проекты нигезендә, кабат хокук бозган очракта машина хуҗасына 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан ОСАГО полисы иң кыйммәт булган Россия төбәкләре бишлегенә керде. Республикада иминиятләштерүнең уртача бәясе 9 мең сумнан артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot