Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы мобилизацияләнгәннәр өчен кредит каникуллары турында закон кабул итте
Мобилизацияләнгән россиялеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре ипотека һәм кулланучылар кредитлары буенча кредит каникуллары алачак. Шундый законны икенче һәм өченче укылышта Дәүләт Думасы кабул итте.
Икенче укылышта закон Саклану министрлыгы хәрби хезмәткәрләренә генә түгел, Украинада махсус операциядә катнашучы Россия гвардиясе, МЧС, СВР, ФСБ, ФСО, дәүләт саклау органнары, хәрби прокуратура, Тикшерү комитеты вәкилләренә дә кагыла. Кредит каникуллары мобилизациягә кадәр, контракт килешүе төзелгәнче, махсус хәрби операциядә катнашканчыга кадәр алынган займнарга бирелә. Шулай ук бу хокуктан әлеге даталарга кадәр килешү төзегән гаилә әгъзалары да файдалана ала.
Кредит каникуллары мобилизация, контракт һәм махсус операциядә катнашу вакытына һәм аннан соң 30 көнгә биреләчәк. Кичектерүне алу өчен кредиторга 2023 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кредит срогы дәвамында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ташламалы вакыт хәрби хезмәткәр госпитальдә, хастаханәдә, башка медицина учреждениесендә яра, контузия яки авыру аркасында яткан очракта да бирелә.
Кредит яки заем алган зат махсус операция барышында һәлак булса яки беренче группа инвалид калса, аның йөкләмәләре туктатылачак. Бу аларның гаилә әгъзалары алган кредитларга да кагыла.
Искәртеп узабыз, 21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указны имзалады. Оборона министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган һәм резервта торган 300 мең кеше чакырылырга тиеш. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм солдатлар аңа эләкми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз