news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын 22440 сумга кадәр арттыру турында закон кабул итте

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме аена 22440 сум тәшкил итәчәк. Бу хәзерге вакытка караганда якынча 17 процентка югарырак. Бу закон проекты бүген Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде.

Документны парламентның түбән палатасы каравына Россия Хөкүмәте кертте.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, проект Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән, аның нигезендә минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе 2030 елга 35 мең сумнан да ким булмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot