Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы махсус операция катнашучыларына җир бирү программасы турында хәбәр итте
Махсус хәрби операция катнашучыларына бер гектар җир бирү программасы берничә төбәктә закон дәрәҗәсендә рәсмиләштерелгән һәм федераль дәрәҗәдә хокукый эшкәртү уза. Бу хакта Дәүләт Думасының милек мәсьәләләре комитеты башлыгы Сергей Гавриловга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, инициативаны алга таба гамәлгә ашыру дәүләт ярдәме механизмнарына, региональ җайга салуга һәм җирләрне үзләштерү өчен салым стимулларына бәйле.
«Президент механизмны хөкүмәт белән бергә эшләргә кушты. Кайбер төбәкләрдә җир бирү тәртибен билгели торган законнар кабул ителде инде», – дип билгеләде Гаврилов.
Программа кысаларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бер тапкыр бушлай нигездә бер гектарга кадәр мәйданлы җир кишәрлеген рәсмиләштерә алачак. Аны шәхси хуҗалык, төзелеш яки авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару өчен кулланырга мөмкин булачак.
Инициативаны хокукый рәсмиләштерү өчен норматив актлар булдырылган. РФ Президентының 2023 елның 6 июнендәге 174-рп номерлы боерыгы нигезендә төбәкләргә махсус операция катнашучыларына җир тапшыру тәртибен билгеләргә кушылды. Мәсәлән, Ростов һәм Иркутск өлкәләрендә программа кысаларында алу мөмкин булган җирләрнең категорияләре билгеләнгән, ә Луганск Халык Республикасында бушлай муниципаль һәм республика кишәрлекләрен бирү турында норма теркәлгән.
Җир бүлегенең бердәм стандартларын һәм катнашучылар өчен төгәл критерийларны булдыру өчен законнарны унификацияләргә кирәк, дип ассызыклады Гаврилов. «Гаризалар бирүнең үтә күренмәле механизмы, билгеләнгән рәсмиләштерү сроклары, кишәрлекләрне үзләштерү тәртибе һәм салым ташламалары яки инфраструктурага субсидияләр кебек кызыксындыру чаралары программаны нәтиҗәле итәргә ярдәм итәчәк», – дип саный депутат.
Ул шулай ук кишәрлекләрне бүлеп бирүнең тизләтелгән режимы, аларны төзекләндерү эшләрен финанслау һәм төзелешкә рөхсәт алуда ярдәм күрсәтү кебек өстәмә ярдәм чаралары гамәлдә булган региональ тәҗрибәне гомумиләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Парламентарий фикеренчә, мондый практикаларны системалаштыру нәтиҗәсендә программада катнашу уңайлырак булачак һәм аннан күп кеше файдалана алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз