news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы май аенда озын яллар турындагы закон проектын хупламады

Дәүләт Думасында май аенда озын яллар кертү турындагы закон проектын хупламадылар. Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышта әлеге инициативаны кире кагарга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, закон проектында май аенда ял көннәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына арттырырга тәкъдим ителә. Ул чагында проект инициаторлары белдергәнчә, төбәкләр май аенда өстәмә яллар билгеләү хокукына ия, әмма алар мондый мөмкинлектән файдаланмый.

Элегрәк Хөкүмәтнең Закон проекты эшчәнлеге комиссиясе тарафыннан да әлеге инициатива хуплау тапмаган иде. Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, гамәлдәге ял көннәре графигы гражданнар, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар берлеге мәнфәгатьләре нигезендә төзелгән.

Өстәвенә, Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, мәктәп каникуллары белән туры килгән Яңа ел яллары россиялеләргә гаиләдә күбрәк вакыт үткәрү мөмкинлеген бирә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Дәүләт Думасында Яңа ел ялларын киметергә һәм май бәйрәмнәрендә ял көннәрен арттырырга тәкъдим итүләре хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100