news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы күп балалы гаиләләргә ипотека түләүгә ярдәмне 2030 елга кадәр озайтты

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы, өченче укылышта күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен ярдәм итү программасын тагын 7 елга озайту турында закон проектын кабул итте. Бу хакта Россия парламентының түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.

«Бу программаны тагын 7 елга озайту - мөһим карар, күп балалы гаиләләр өчен торак алу мөмкинлеген арттырачак», - диде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.

Ул искәрткәнчә, закон Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән. Дәүләт башлыгы өченче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен 450 мең сум акча алырга тиеш дигән бурыч куйды.

Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, 2023 елда әлеге ярдәм чарасыннан якынча 190 мең тапкыр кулланганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100